Студентларның стипендиясе 18-20 процентка артачак
Агымдагы елның июлендә “өчле”се булмаган студентларның һәм фән белән спорт өлкәсендә уңышка ирешкән өлкән курс студентларының стипендия фонды 18-20 процентка арттырылачак, дип белдерделәр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Министрлык федераль бюджет исәбенә стипендия фондын формалаштыру нормативлары турындагы Хөкүмәт карарына тиешле үзгәрешләр әзерләде. Документ проекты буенча фикер алышып, якын арада ул башкарма хакимиятнең федераль органнарына килешү өчен җибәреләчәк.
Шул ук вакытта “бишле” һәм “яхшы” билгеләренә ия студентларның стипендия фондын 18 процентка арттыру планлаштырыла, ә фән белән спорт өлкәсендә уңышка ирешкән өлкән студентларга академик һәм социаль стипендияләрне – 20 процентка, - дип хәбәр итә «Интерфакс».
“Барлык кирәкле процедураларны узган очракта, бу үзгәрешләр 2015 елның июлендә кабул ителергә мөмкин”, - дип аңлатма бирәләр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.