Казанда ел укытучысын ачыклыйлар
23 Jan, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан башкаласында мөгаллимнәрнең һөнәри осталыгын бәяләүче "Казанның иң яхшы ел укытучысы-2015" конкурсы башланды. Шәһәр күләмендә уздырылучы бәйге ике этаптан тора.
Традицион конкурс үз эшләренә иҗади якын килеп эшләүче укытучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә. 28 февральдә төгәлләнүче бәйгедә төп җиңүче белән беррәттән төрле номинацияләр буенча да иң яхшы укытучылар ачыкланачак.