Телдән сөйләмдә мимика һәм ишарәләр
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!
- Исәнмесез!
- Күрәсезме укучылар безнең дәрестән тыш эшчәнлегебезгә күпме кунак килгән. Әйдәгез, килгән кунакларга карап, елмаеп, исәнләшеп алыгыз әле.
- Без бер-беребезгә нинди сүз әйттек?
- Гади “исәнмесез”дән башка бер сүз дә әйтмәдек.
- Укучылар, сез тагын нинди исәнләшү сүзләрен беләсез? (Исәнмесез, әссәламәгаләйкем, салют, кайнар сәлам, привет, саумы; Исән-имин яшисезме? Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? ...)
- “Исәнмесез” сүзен без көн саен әйтәбез. Ә менә шул гади генә тоелган “исәнмесез” сүзе нинди мәгънәгә ия? (“Мин сине күрәм, кеше. Син миңа ошыйсың. Белеп тор, мин сине хөрмәт итәм, синең дә мине хөрмәтләвеңне телим. Мин сиңа иң кадерле нәрсәләр: исәнлек, тынычлык, бәхет, шатлык телим” – ди бу сүз.)
- Әйе, укучылар, исәнләшү ул – кешегә сәламәтлек теләү.
Исәнләшү ул – игътибарлылык билгесе.
Исәнләшү ул – кешегә ярдәм итәргә әзер торуыңны белдерү.
Исәнләшү ул – әдәплелек билгесе.
Кешенең әдәпле булуы әнә шул “исәнмесез” сүзеннән башлана да инде.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Телдән сөйләмдә мимика һәм ишарәләр (“Риторика” фәне юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек, 1 нче сыйныф) | 35.49 KB |