Иң яхшы укытучыларга - 5,2 млн. сум
Россия Хөкүмәте, 2006 елдан бирле тормышка ашырыла торган “Мәгариф” милли проекты кысаларында, 2015 елның иң яхшы укытучыларын акчалата бүләкләүгә Татарстанга федераль бюджеттан 5,2 млн. сум күләмендә акча бүлеп биргән. Премияне конкурс нәтиҗәләре буенча өләшәчәкләр.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы конкурсны оештыру һәм иң яхшы укытучыларны сайлап алу шартларын билгеләгән. Процедураның ачыклыгы һәм анда катнашу өчен укытучыларны бертигез мөмкинлекләр белән тәэмин итү конкурс үткәрүнең төп принциплары булып тора. Иң яхшы укытучыларны сайлап алу критерийлары да билгеләнгән.
Конкурс нәтиҗәләре нигезендә катнашучыларның рейтингы төзеләчәк. Рейтинг буенча 1-26 урында булган катнашучыларга 200 мең сум күләмендә шәхси премияләр түләнәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.