Яңа елның иң беренче "Ай ресурсы" туган якка багышланган
20 Feb, 2015 Раил Гатауллин 1
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Без "Ай ресурсы" бәйге-акциясен дәвам итәбез һәм сезне бүген 2015 елның беренче җиңүчесе белән таныштырабыз. Гыйнвар аенда килгән ресурслар арасыннан иң күп тавыш бу юлы "Татарстан - туган илем" дип исемләнгән Сингапур методы буенча төзелгән рус мәктәпләре өчен татар теле дәресе планына бирелде.
"Белем.ру" порталы җиҗәкчелеге әлеге хезмәт авторы Гайфуллина Әлфинә Вәзир кызын чын күңелдән котлый, сертификат һәм Г.Камал театрына ике кешелек чакыру билетын алу өчен безнең белән элемтәгә керүен көтеп кала.
ps. Порталда яңарту эшләре алып барылу сәбәпле, килгән фәнни хезмәтләр әлегә бераз тоткарлык белән урнаштырылалар. Барлык килгән ресурслар да ай ахырына кадәр порталда урын алыр, дип ышандырып калабыз.
Фикерләр
Әлфинә Вәзировна
20 Февраль, 2015 - 21:20
Permalink
Рәхмәт хаты
Хөрмәтле "Белем.ру" порталы җитәкчелеге! Сезгә үземнең зур рәхмәтемне җиткерәм Һәм эшегездз зур уңышлар теләп калам.