Әлмәтем – туган калам (милли-төбәк компонентын өйрәнү буенча авторлык программасы)
Туган як. Туган туфрак. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.
Милли-төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә. Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.
Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Укучыларны туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый.
Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде.
Хәзерге чорда фәннәрне укыту эчтәлеген регионлаштыру, ягъни әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләү, тәрбия процессын яңартуның бер юнәлеше булып тора. Педагогик әдәбиятта ул милли-региональ компонент термины белән йөртелә. Укучы үзе яшәгән төбәкне яратсын, аның мәдәни, тарихи кыйммәтләре турында уйлап фикер әйтә алсын өчен, укыту процессында моңа өйрәтергә кирәк.
Бу программаның максаты:
- Туган якны, туган нигезне, төбәкне – Әлмәт төбәген, аның табигатен, халкын, аның үткәнен, хәзергесен, халкыбыз һөнәрләрен, иҗатын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү.
- Әлмәт төбәгеннән чыккан язучылар, сәнгать кешеләре, аларның иҗаты турында тирәнрәк мәгълүмат бирү.
- Районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне, мәгариф һәм сәнгать тарихын эзлекле өйрәнү.
- Укучыларның гуманитар фәннәрдән белемнәрен тирәнәйтергә булышу.
- Укучыларда туган җиргә мәхәббәт, туган төбәккә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Әлмәтем – туган калам (милли-төбәк компонентын өйрәнү буенча авторлык программасы) | 26.51 KB |