Антонимнар
26 Feb, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Аксубай муниципаль районы МБГББУ “Яңа Үзи төп мәктәбе”нең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алембикова Люция Габдрахман кызы
Шигырь юлларын игътибар белән укыйбыз. Антонимнарны табабыз. Авторларын күзәтәбез.
- Татлы да ул үзе, ачы да ул,
Бәрәкәтле дә соң ул үзе.
Сынаулары бихисап күп аның,
Кеше дустым, бул син, бул түзем.
Газиз Кашапов
- Синсез үтә, тиңсез үтә
Иртәләрем – кичләрем ...
Айлар буе, еллар буе
Юксындырсаң, нишләрмен?!
Хәсән Туфан
- Тауга мендем, йолдызлардан
Карармын, диеп.
Сикереп төштем дәрьяларга
Агармын, диеп.
Газиз Кашапов
- Сагышларымны тарата,
Кайгыларымны агарта,
Дусларымны яклаттыра,
Дошманымны яраттыра
Шигърият!
Миңнеруй Гайфуллина-Хабибуллина
- Ак кәгазьгә эзләр төште:
Кара каләм эзләре.
Ак һәм кара - яшәешнең
Капма-каршы төсләре.
Гөләндәм Галиев
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Антонимнар (5 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе) | 92 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: