Марий Эл Республикасында Муса Җәлил шигырьләрен сәхнәләштерделәр
Йошкар-Ола шәһәрендә эшләп килүче “Республиканың татар мәдәнияте үзәге”ндә шаулап-гөрләп герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган зур мәдәни чара узды. Муса Җәлилнең шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтергә кирәкле бу конкурс инде 18 нче тапкыр үтте.
Конкурсны Йошкар-Ола шәһәренең мәдәният бүлеге җитәкчесе Владимир Михайлович Хрулев ачып җибәрде.
Конкурс елдан-ел зурая, колачын җәя. Башта шәһәр күләмендә генә уздырыла торган бу конкурс инде күптән республика күләмендә уза. Республиканың татар теле укытыла торган һәр мәктәбеннән катнашучылар килә. Конкурста катнашучылар ике телдә Җәлилнең шигырләрен укыйлар. Быел Йошкар-Ола мәктәпләреннән башка тагын 4 районнан 8 мәктәп укучысы катнашты.
Без, конкурсны оештыручылар, катнашучыларның шулай матур, эчтәлекле итеп сәхнәләштерелгән чыгышларыннан ел саен бер нәтиҗәгә киләбез – бу конкурс үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү өчен бик кирәк. Шулай ук, бу мәдәни чарада катнашучылар сөекле шагыйребез Муса Җәлилнең иҗаты белән дә якыннан танышалар.
"Конкурсны уздырырга булышкан “Идел" яшьләр үзәгенә, Йошкар-Ола шәһәре хакимиятенә, мәктәп директорларына зур рәхмәтебезне җиткерәбез", - ди Марий Эл Республикасының “Республиканың татар мәдәнияте үзәге” хезмәткәрләре.