1 сентябрьдә Татарстан укучыларын тантаналы линейкалар көтә
28 Aug, 2008 matur 0
Чыганак:
tat.tatar-inform.ru
1 сентябрьдә Татарстан укучыларын тантаналы линейкалар көтә.
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан 30 августтан 1 сентябрьгә эш булмаган ял көнен күчерүгә карамастан, Белем көнендә Татарстан мәктәпләре укучыларын тантаналы линейкалар көтә. Республика укучылары өчен дәресләр 2 сентябрьдә башланачак.
Быел Татарстанда тәүге мәртәбә беренче сыйныфка 35106 бала бара, шул исәптән 9365е – Казан белем учакларына. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында белдерделәр.
2008/2009 уку елында республика мәктәпләрендә 395 меңнән артык укучы белем алыр дип көтелә.