Казанның зооботаника бакчасында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен иң яхшы кош оясына бәйге оештыра
Казанның зооботаника бакчасы Халыкара кошлар көне уңаеннан, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен иң яхшы кош оясына бәйге оештыра. Традицион бәйгедә катнашырга теләге булганнар, 5 апрельгә кадәр кул эшләрен бакчаның кассасына тапшырырга тиеш.
Оя ясау бәйгесендә аерым гына мәктәп укучысы яки өч укучыдан торган бер төркем дә катнаша ала. Төп шарт – чарада катнашучылар кошлар өчен уңайлы булган, башкаларныкыннан аерылып торган ояларны үз куллары белән ясарга һәм бәйрәмгә алып килергә тиеш. Җиңүчеләрне — бүләк, ә кошларны сез ясаган оя сөендерәчәк. Кошларга яшәү өчен уңайлы булган барлык оялар Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына тапшырылачак.
Бәйге эшләренең һәрберсендә дә ясаучысы турында (төркем булганда барлык катнашучыларныкы да) һәм эшнең исемен аңлаткан мәгълүмат булырга тиеш. Бәйгегә Кошлар көненә багышланган бәйрәмдә — 5 апрельдә нәтиҗә ясала.
Сыерчык оясы ясаучыга кайбер киңәшләр: ылыслылардан кала, төрлеагачларны кулланырга була; ДСП, ДВП төреннән булган агач материалларны кулланырга киңәш ителми; ояны эчтән шомартырга кирәкми — такталар кытыршы булырга тиеш; сыерчык оясын буярга киңәш ителми — иссез буяу куллансагыз, яшел төстәге ояларга кошлар кунакламый.