9 нчы сыйныфта татар теленнән бердәм республика тестлаштыруына әзерләнү өчен кулланма материал
1 нче бүлек
Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.
С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.
Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләрне) билгеләгез.
Изложение текстның һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга, һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш.
Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Бигрәк тәмле бәрәңге
Төш алдыннан әни безне ашарга чакырды. Иртәдән бирле агач төпләрен йомшартып, шактый арылган иде. Тиз-тиз генә кулларымны юдым да өстәл артына уздым. Борынга тәмле бәрәңге исе килеп бәрелде. Берсен авызга алып кабуга, ул шикәр кебек таралып та китте.
- Бигрәк тәмле итеп пешергәнсең, әни, бәрәңгене.
Минем сүзне ишетүгә, моңарчы диванда кырын ятып торган энем дә сикереп торды һәм тизрәк өстәл янына узды. Бәрәңгене кабып карауга, кәефе кырылды.
- Алдакчы, тәмле дигән була тагы, - дип, кире диванга барып ятты.
- Ашыйсың килмәсә, улым, - диде аңа әни, - сиңа да бераз эш бар иде. Безнең бер кисмәк буш тора. Шуны гына тутырып керсәң иде...
Иртәдән бирле диванда сузылып яткан энем, теләр-теләмәс кенә, урыныннан кузгалды.
Кисмәккә аз дигәндә кырык чиләк су сыя. Мин чыкканда, энем аны тутырып бетерә язган иде инде. Ул соңгы чиләк суны бушатты да өйгә йөгерде. Бераздан тәрәзәне ачкан да миңа кычкыра:
- Абый, абый, дим, бәрәңгене гел суытып кына ашарлык икән. Шундый тәмләнгән хәзер...
Мин борын астыннан гына елмаеп куйдым. Ә әни исә:
- Аша, улым, аша, - диде, - эшләп ашагач, бәрәңге суынса да тәмле була ул. (172 сүз)
(Фарсель Зыятдиновтан)