“Авазлар һәм хәрефләр” темасын ныгыту
28 Mar, 2015 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Арча районы МБГБУ “Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе” “Иске Кишет башлангыч гомуми белем мәктәбе” филиалының югары категорияле укытучысы Ситдикова Миләүшә Әсхәдулла кызы
1. Әкияткә кереш.
- Матур итеп утырыйк. Әкият иленә сәяхәткә киттек.
Зурлап Сәламәтлекне
Җыелдылар дуслар:
Чисталык, Кәеф, Хезмәт,
Туклану белән Спорт.
Укучының өенә
Җыелдылар күп булып.
Утыралар тезелеп,
Елмаешып һәм көлеп.
Үзара сөйләшәләр,
Үзара бәхәсләшәләр.
Кем соң Саулык чишмәсе?
Алар Укучы өенә
Берсе дә буш килмәгән.
Аваз һәм Хәреф турында
Күп биремнәр китергән.
2. Чисталык белән танышу.
- Менә өйнең түрендә
Чисталык күренде.
Йөзе шат, көлеп тора.
Хуш ис бөркелеп тора.
- Уз әйдә, Чисталык,
Тазалык! – дия-дия,
Зурлыйлар бар да аны:
- Саумы, саулык чишмәсе!
- Укучылар, кем килде кунакка? Нәрсә дип каршыладылар аны? Ничек уйлыйсыз, сәламәт яшәү рәвеше нәрсәдән башлана икән?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Авазлар һәм хәрефләр” темасын ныгыту (2 нче сыйныф) | 58 KB |
Ресурс төре: