«IТ-чемпион» конкурсына беренче атнада Татарстанның 3 меңнән артык укучысы кушылды
18 мартта «IТ-чемпион» республика конкурсы башланды. Аңа беренче атнада 3 мең 188 укучы кушылды.
Конкурста катнашу өчен укучы татарстанлыларны республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланырга өйрәтергә тиеш. Өлкән кеше ТР хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында укучының "Татарстан Республикасында электрон белем бирү" системасындагы логинын саклый. Өлкәннәрнең портал аша түләүләре өчен укучыга баллар исәпләнә.
27 мартка 5 меңнән артык татарстанлы үзләренең шәхси кабинетларында укучыларның логиннарын саклаган.
2015 елда конкурс ике этапта уздырыла: 18 марттан 31 июльгә һәм 1 августтан 30 ноябрьгә кадәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча 306 укучыга планшет комьютерлар бүләк ителәчәк, дип игълван салды ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.