Март аеның "иң яхшы ресурсы" өчен тавыш бирү башланды
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Менә язгы каникуллар да үтеп китте. Уку елының соңгы чиреге башланды. Кемдер бу көннәрдә үлә-бетә БДИ (ЕГЭ) биремнәрен ятлый, шпаргалкалар әзерли, интернетта БДИ җавапларын һәм БДИ белән бәйле яңалыкларны эзли. Кемдер 11 ел буе белем алган балаларның мәгънәсез тестлау системасы корбаны булмавы, БДИны уңышсыз тапшырган очракта асылынмавы яисә түбәдән ташланмавы өчен психологик эшчәнлек алып бара. Кайбер алга киткән, цивилизация югары булган илләрдә бу вакытта яңа белемнәр алалар һәм төрле экспериментлар үткәрәләр, космик һәм микроскопик объектларны күзәтәләр, үзләре өчен яңадан-яңа ачышлар ясыйлар.
Ә без, гадәттәгечә, ай тәмамлану белән, узган айда кабул ителеп порталыбызда урнаштырылган ресурсларның иң яхшысын ачыклау максатыннан тавыш бирүне ачып җибәрәбез (http://belem.ru/best_03_15). Портал кулланучыларыбыз әлеге ресурслар белән танышырлар, аннары иң ошаган ресурслар өчен гадел тавыш бирерләр, дип ышанып калабыз.