Март аеның "иң яхшы ресурсы"н игълан итәбез
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Март аенда "Айның иң яхшы ресурсы" акциясендә порталыбызда 9 ресурс катнашты. 15 көн дәвамында әлеге ресурслар өчен барлыгы 714 тавыш кабул ителде.
Әлбәттә, бу айда кулланучыларыбыз әлеге ресурсларның үзләре белән танышырга да тырыштылар. Бу танышулар юкка булмагандыр, кулланучыларыбызга файда китергәндер, дип ышанасы килә. Татар телендә файдалы ресурслар кулланудан әле беркемгә дә зыян килгән юк. :)
Нәтиҗәләргә килгәндә, иң күп тавышны Нәби Дәүлинең 105 еллыгына багышланган “Мин җирдә калам” дип исемләнгән кичә өчен сценарий җыйды (443 тавыш). Шулай ук, 9 нчы сыйныфта татар теленнән бердәм республика тестлаштыруына әзерләнү өчен кулланма материал да кулланучыларыбыз өчен нык файдалы булды, дип исәплибез. Әлеге ресурс өчен куллаунчыларыбыз 220 мәртәбә тавыш бирделәр.
Март аеның җиңүчесен тагын бер кат чын күңелдән котлыйбыз һәм якын көннәрдә безнең белән элемтәгә керүен көтеп калабыз.