Тирәнәя һаман яралар (ватанпәрвәрлек дәресе)
Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Ватан алдындагы бурычын гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә. Әфганстан иленә совет гаскәрләрен кертелү турындагы хәбәрне 1979 елның 27 декабрендә үзәк телевидение аша Леонид Ильич Брежнев хәбәр итә.
Беренче бәрелешләрдә үк 86 совет сугышчысы башын сала.
1980 елда Әфганстан җирендә – 1500 гә,
1981 дә – 1300 гә,
1982 дә – 2000 гә якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучыларның саны уннарча меңгә җитә.
1983 елда – 1500 гә,
1984 тә - 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына цинк табутта кайта.
Фәкать 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый. Ниһаять, 1989 елның 15 февралендә генә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Тирәнәя һаман яралар (Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына _ ел уңаеннан үткәрелгән ватанпәрвәрлек дәресе) | 7.81 MB |