Бүген укучылар татар теленнән сынау тапшыра
12 May, 2015 Раил Гатауллин 1
Чыганак:
Бүген Татарстанда 9 сыйныф укучылары татар теленнән бердәм республика тесты тапшыра. Моның өчен Татарстанда 133 сынау пункты оештырылган.
Укучыларга биремнәрне чишү өчен 2,5 сәгать вакыт бирелә. Башкарылган эшләрне мәгълүмат эшкәртү җирле үзәктә тикшерәчәкләр. Тест нәтиҗәләре буенча барлык укучыларга да махсус сертификат тапшырыла. Анда татар телен белү дәрәҗәсе күрсәтеләчәк.
Фикерләр
Кунак
12 Май, 2015 - 16:07
Permalink
Татар теленең дәрәҗәсе шуның
Татар теленең дәрәҗәсе шуның белән аңлатыла инде: хәтта имтиханда "3"ле алу өчен ничә балл җыярга кирәклеге дә бүгенге көнгә кадәр билгеле түгел. Адәм көлкесе! Бөтен башка фәннәрнеке билгеле, ә безнекен әйтә алмыйлар, Сүзем порог турында иде.((((((((((