Аттестат тапшыру өчен программа узган елгы түбән бәядән тәкъдим ителә
2014 елда "Белем.ру" оешмасы Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе регионнары өчен "Аттестат тапшыру" ("Выдача аттестатов") программа продуктын ясап тәкъдим иткән иде.
Әлеге программа чыгарылыш укучылары турында мәгълүматларны тупларга, аны киләчәктә аттестат копияләрен бастыру өчен саклап тотарга, алар турында мәгълүматны 2014 елда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кабул ителгән яңа бланкларга бастырырга мөмкинлек бирә. Программаның барлык мөмкинлекләре турында мәгълүматны http://belem.ru/attestat2014-2015 адресы буенча ала аласыз.
Кулланучыларыбызның сораулары буенча быел программа өчен бәяләр арттырылмады. Программаны аз санда сатып алганда бәясе узган елгы кебек - 750 сум, ә күпләп алганда - 700 сум тора. Программаның лицензия срогы - чикләнмәгән.
Программаны сатып алу өчен түләү турында квитанциянең һәм килешүнең скан-копияләрен безгә xat@belem.ru адресына юлларга кирәк, хатка җавап итеп программаны 24 сәгать эчендә ала аласыз.
Игътибар! Аннары документларның оригиналларын 1 айдан да соңга калмый безгә алып килүегез сорала.
Фикерләр
Раил Гатауллин
22 Июнь, 2015 - 09:50
Permalink
Рекомендации к программе Аттестат
Рекомендации тем, у кого нестандартные принтеры (в комментариях): http://belem.ru/attestat2014
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
18 Июнь, 2015 - 16:19
Permalink
Элемтә
Барлык мәгълүмат текстта күрсәтелгән http://belem.ru/attestat2014-2015 адресы буенча бирелгән.
ps. Инде элемтәгә кердегез, мәгълүмат башкалар өчен файдалы булыр дип уйлыйм.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Зиля Камилевна
18 Июнь, 2015 - 14:08
Permalink
Аттетсат
Добрый день! Мы хотели бы с вами переговорить по телефону, но не нашли на сайте. Не могли ли вы прислать номер вашего телефона. Заранее спасибо.