1 сентябрьдә Казан музейларында балалар өчен «Хәзинәләр эзләп» һәм "Белем көне" дип аталган бәйрәмнәр узачак
29 Aug, 2008 matur 0
Чыганак:
intertat.ru
1 сентябрьдә Казандагы Татарстан Республикасы Милли музеенда кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Хәзинәләр эзләп» дип аталган бәйрәм узачак. Шулай мәктәп укучылары уен рәвешендә музейның экспозицияләре белән танышачаклар. Аерым программа буенча, 1-3 сентябрьдә Милли музей хезмәткәрләре Казан дәүләт университеты каршындагы Н.Лобачевский исемендәге лицейның яңа бинасы ачылу уңаеннан лицейда «Казан Мария кызлар гимназиясе тарихы»на багышланган дәресләр бирәчәк.
1сентябрьдә Казандагы Каюм Насыйри, Муса Җәлил, Евгений Боратынский музейларында «Белем көне» үтәчәк. Бу көнне балаларны музей экспозицияләре белән таныштырачаклар, тематик дәресләр уздырачаклар.