“Ялкын” журналы “Яшьтәшеңә “Ялкын” бүләк ит” акциясе үткәрде
“Ялкын” журналы “Казан Кремле” музей-тыюлыгы территориясендә Балаларны яклау көне уңаеннан “Яшьтәшеңә “Ялкын” бүләк ит” дигән акция үткәрде.
Акциянең асылы түбәндәгедән гыйбарәт иде: Казанның төрле мәктәпләрендә укучы балалар үз куллары белән брелоклар, алкалар, брошкалар, чәч кыстыргычлар һ.б. әйберләр ясаган. Һәркайсы 100 сум торган бу эшләнмәләрне теләге булган һәркем сатып алды. Редакция әлеге вак-төякләрне сатудан кергән акчага бүләкләр сатып алып, аларны журналга язылу турындагы квитанция белән бергә Татарстанның төрле районнарында аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче балаларга тапшырырга ниятли.
Моннан тыш, “Ялкын” журналы мәйданчыгында альбомнар һәм төсле карандашлар урын алган өстәлләр куелган иде. Биредә һәр бала үз хыялын рәсемгә төшерде. Иң кызыклы рәсемнәр “Ялкын”ның июнь санында дөнья күрәчәк.
Журнал 3 июнь көнне Питрәчнең “Шатлык” балалар йортында оештырачак бәйрәм “Яшьтәшеңә “Ялкын” бүләк ит” акциясенең дәвамы булыр дип көтелә. Биредә малайлар һәм кызлар күңелле уеннарда, бәйгеләрдә катнаша ала, аларның һәркайсына бүләкләр һәм тәм-томнар тапшырылачак. Журнал 2013 елда “Шатлык” балалар йортында шундый бәйрәм оештырган иде инде.