Татарстан укучысы “XXI гасыр командасы” Бөтенроссия конкурсында җиңү яулаган
8-29 августта “Орленок” Бөтенроссия балалар үзәгендә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Федераль мәгариф агентлыгы балалар иҗтимагый берләшмәләре лидерлары арасында “XXI гасыр командасы” дип аталган Бөтенроссия бәйгесен үткәргән. Конкурста Россиянең 60 төбәгеннән төбәк бәйгеләрендә җиңүче 350 кеше катнашкан.
Татарстан Республикасыннан Бөтенроссия бәйгесендә “Ел лидеры - 2008” балалар иҗтимагый берләшмәләре лидерлары республика бәйгесенең 3 дипломанты катнашкан. Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча, бәйгедә Чаллының 32нче мәктәбенең унынчы сыйныфында укучы һәм “Ирекле территория” балалар-яшьләр иҗтимагый оешмасы лидеры Рамил Моратов җиңүче дип табылган.
“Оста куллар” номинациясендә исә Казанның 8 мәктәбенең 8 сыйныф укучысы, “Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы” республика иҗтимагый оешмасы лидеры Дмитрий Фирсовка тиңнәр булмаган.
Барлык җиңүчеләр Россия балалар хәрәкәтенең 100 еллыгын оештыру комитеты составына кергән.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru