Республикада “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе кысаларында ярдәм күрсәтү дәвам итә
Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” хәйрия акциясе дәвам итә. Бүгенге көндә акциядә 1016 иганәче катнашкан. Алар Татарстан Республикасының 40 муниципаль районында 420 гомумибелем бирү оешмасына ярдәм күрсәткән. Бу – Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Арча, Апас, Әтнә, Баулы, Балтач, Буа, Бөгелмә, Биектау, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Саба, Спас, Теләче, Тукай, Тәтеш, Чистай, Чирмешән, Ютазы һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Яңа Савин, Киров һәм Мәскәү районнары һәм Яр Чаллы шәһәре.
Республика буенча иганәчеләр 31 798211,59 сумлык ярдәм күрсәткән. Казанда иганәчеләр тарафыннан 1 205300 сум, , Актаныш муниципаль районында 8 000300 сум, Кайбыч муниципаль районында 7690300 сум, Яр Чаллы шәһәрендә 7 263499,92 сум, Әлмәт муниципаль районында 595 030 сум, Лениногорск муниципаль районында 525 000 сум, Зәй муниципаль районында 321 924 сум, Кукмара муниципаль районында 267 200 сумлык ярдәм күрсәтелгән.
“Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республикакүләм акциясе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә.