Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда аваз культурасын тәрбияләүдә УМК укыту-методик комплектын куллану
Сөйләмнең “Аваз культурасы” дигән төшенчә бик киң мәгънәдә кулланыла. Ул үз эченә яңгырашлы сөйләмне (ягъни аваз әйтелешен) характерлый торган әйтелеш сыйфатларын (интонация, темп һ.б.), алар белән бәйләнешле сәнгатьлелекнең туры килүен (мимика), шулай ук аралашу культурасы элементларын ала. Аваз культурасының төзелмә компонентлары – сөйләм кабул итү сәләте һәм сөйләм вакытындагы сулыш сөйләмдә дөрес яңгыраш барлыкка килүгә төп шарт булып торалар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар еш кына аерым авазларны дөрес әйтмиләр. Моннан тыш, күп кенә балалар кайбер авазларны йә төшереп калдыралар, йә урыннарын алмаштырып әйтәләр. Кайбер балаларның сөйләме тиз һәм аңлаешсыз була. Сөйләм вакытында бала авызын тиешенчә ачмый, авазлар артикуляциясе көчсез.
Моны галимнәр сөйләм органнарының акрын үсеше белән аңлата. Сөйләгәндә сөйләм органнарындагы вак мускуллар хәрәкәтләренең төгәл һәм тиз үтәлүе бик әһәмиятле. Мондый сыйфатлар тора-бара формалаша. Бала сөйләгәндә өзек-өзек, туктаусыз сулыш ала. Гадәттә бу үзенчәлекләр кече яшьтәге мәктәп балаларына да хас. Авазларны әйткәндәге җитешсезлекләр балага тискәре тәэсир итәләр: ул үз эченә йомыла, кырыслана, тынычсызлана, аның кызыксынучанлыгы кими, бу, үз чиратында, акыл ягыннан артта калуга китерергә мөмкин, шулай ук баланың сөйләме аңлаешсыз, тыңлаучы балалар өчен кызыксыз була.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда аваз культурасын тәрбияләүдә УМК укыту-методик комплектын куллану | 15.52 KB |