Алабугадагы VI халыкара укытучылар фестивале квалификация күтәрүнең рәсми формасы буларак танылды
Алабугада VI Халыкара укытучылар фестивале төгәлләнде. КФУның Алабуга институты базасында 10 августтан башлап уздырылган бу чарада РФ һәм ТРның әйдәп баручы укытучылары, урта һәм югары белем бирү системасы вәкилләре, гомум белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итүче галимнәр, чит ил белгечләре катнашты. Халыкара фестиваль кысаларында мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, тренинглар оештырылды, алдынгы педагогик тәҗрибәләр презентацияләнде. Моннан тыш, катнашучылар өчен иҗади һәм һөнәри осталык конкурслары, укыту-методик әдәбият ярминкәсе, күргәзмәләр үткәрелде.
Аерым алганда, фестиваль кысаларында “Педагог-оста” республика конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Кичә КФУның Алабуга институты һәм Кырым федераль университетының Гуманитар педагогик академиясе, Баку мәгариф проблемалары институты белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
“Фестиваль быел беренче мәртәбә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан квалификация күтәрүнең рәсми формасы буларак танылды, чара тәмамлангач, барлык катнашучыларга курслар узу турында таныклыклар һәм сертификатлар тапшырылды”, – дип сөйләде КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча иң актив катнашучылар бүләкләнде. Аерым алганда, Пермьнең 55нче мәктәбе укытучысы Елена Левинага КФУ ректоры бүләге, Казанның 52нче гимназиясе укытучысы Марина Захаровага ТР мәгариф һәм фән министры дипломын һәм санаторийга юллама алуга сертификат тапшырылды.