Казан укытучылары белем бирү өлкәсендә инновацион технологияләр буенча фикер алышачаклар
20 Aug, 2015 Ленар 0
Чыганак:
Ел саен уздырыла торган мәгариф хезмәткәрләренең шәһәркүләм август конференциясенең пленар утырышы Казанда 27 августта узачак. Конференциянең төп фикер алышу темасы – “Заманча мәгариф: тигез мөмкинлекләр – инновацион технологияләр – шәхси җаваплылык”.
28 августта исә районнар күләмендә август конференцияләренең пленар утырышлары узачак, дип хәбәр итә Казанның мәгариф идарәсе.
Конференция башланганчы, Казанның мәгариф идарәсе порталында электрон “Kazanobr.ru” фәнни-методик журналның 11нче номеры чыгачак: ул Физика елына багышлана, диелә мэрия сайтындагы мәгълүматта.