Казан "Ел укытучысы-2015" Бөтенроссия конкурсын кабул итә
21 Sep, 2015 Ленар 0
Чыганак:
Сентябрь азагында Казанның 177нче мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2015" Бөтенроссия конкурсының финалы узачак.
Конкурсның финал этабында бөтен Россиядән килгән 78 укытучы ярышачак.
Бәйгедә Татарстан данын Казаннан рус теле һәм әдәбияты укытучысы Евгения Родионова яклаячак. Ул ТР башкаласының Киров районы Юдино бистәсендә урнашкан аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 151нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә укыта.
Искәртеп узабыз: элегрәк "Ел укытучысы" республика конкурсы кысаларында, Евгения Родионова педагоглар турнирының финал этабында 45 катнашучы арасында иң яхшысы дип табылып, абсолют җиңүче булган иде