"Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясе дәвам итә
Татарстанда "Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясе 2015 елның 22 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә Арча муниципаль районы халкы мәктәп китапханәләре фондын үстерүдә иң актив катнашучылар булып тора. Лидерлар арасында – аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче В.Ф. Ежков исемендәге 1нче мәктәп һәм Арча шәһәренең 5нче гимназиясе. Иң күп китап бүләк итүче - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Ул үз китапханәсеннән Арча 3нче гомуми белем бирү башлангыч мәктәбенә 556 экземпляр китап тапшырган.
Әлеге хәйрия акциясе мәктәп китапханәләре фондын укыту-методик, фәнни-популяр, белешмә һәм матур әдәбият белән баету максатыннан үткәрелә. Акциядә мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре һәм теләкләре булган барлык татарстанлылар, шул исәптән оешмалар катнаша ала.