Бет эзлиләр
3 Sep, 2008 Сылу 0
Укуның беренче ун көнлегендә Россия мәктәпләрен тикшерү көтә. Укучы кызлар-малайларда педикулез булу-булмавын барлаячаклар. Бет котыру учакларының 90 проценты гомуми белем бирү оешмалары мәктәп һәм гимназияләргә туры килә икән. Бетне эпидемиологлар ешрак Россиянең Үзәк, Көньяк һәм Көньяк-Көнбатыш округларында табалар.