Казанда биологлар җыела
Тиздән Казанда биология һәм биотехнологияләргә багышланган Халыкара фәнни–гамәли конференция эшләячәк. “Биологиядә постгеном чор һәм биотехнология мәсьәләләре” исемле конференция инде икенче тапкыр үткәрелә. 15–16 сентябрьдә узачак әлеге чара кысаларында шулай ук яшьләрнең эшләрен тикшерү бәйгесе дә планлаштырылган. Нәтиҗәдә студентлар, аспирант һәм яшь галимнәр фәнни эшләре арасында иң яхшылары билгеләнәчәк. Конференция ахырына яшь галимнәрнең эшләреннән төзелгән махсус җыентык басылачак.
Фәнни–гамәли конференцияне оештыручылар арасында Казан дәүләт университеты, Ю.А. Овчинников исемендәге Россия биотехнологлары җәмгыяте, Казан дәүләт медицина университеты, Удмуртия һәм Марий Эл дәүләт университетлары, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе һ.б. бар. Ике көн дәвамында эш биоинформатика, авыл хуҗалыгы, молекуляр, нанобиотехнологияләр кебек тематик секцияләрдә барачак.
Яшь галимнәргә кайбер чикләмәләр дә куелган, мисал өчен яшь буенча. Катнашучы 28 яшьтән дә олырак булырга тиеш түгел.