Казанда "Россия ел укытучысы" конкурсында җиңүчеләр бишлеге билгеле булды
Бүген Казанда «Корстон» комплексында "Россия ел укытучысы" бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр бишлеге билгеле булды. Биредә конкурсның икенче турына тантаналы төстә нәтиҗә ясалды.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, конкурсның жюри рәисе, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий һ.б. катнашты.
Җиңүчеләр бишлегенә инглиз теле укытучысы Мария Ахапкина (Мәскәү өлкәсе), физика һәм информатика укытучысы Алла Волкова (Липецк өлкәсе), тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Олег Катренко (Санкт-Петербург), Сергей Кочережко (Самара өлкәсе) һәм математика укытучысы Ольга Рычкова (Киров өлкәсе) керде.
Искәртеп үтик: Казанга конкурс финалына бөтен Россиядән 77 укытучы килде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча 15 педагог сайлап алынды. Җиңүчеләр бишлеге Мәскәүдә абсолют җиңүче исеме өчен көрәшәчәк. Алар РФ ФҖ Дәүләт Думасында РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов катнашында "түгәрәк өстәл"дә катнашачак. Абсолют җиңүче 5 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда билгеле булачак.