“Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” республика бәйгесе финалистлары билгеле (+ИСЕМЛЕК)
Белем бирү оешмаларының иң яхшы китапханәләрен барлау һәм аларның эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, агымдагы елның 25 нче августыннан 25 нче октябренә кадәр “Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” республика бәйгесе үткәрелә.
5 нче октябрьдә республика бәйгесенең читтән торып үткәрелгән беренче этабы төгәлләнде. Анда муниципаль турда җиңгән 22 - шәһәр һәм 39 авыл җирлегендә урнашкан белем бирү оешмалары китапханәләре катнашты.
Тапшырылган материалларны экспертларның тикшерү нәтиҗәләре буенча Оештыру комитеты республика бәйгесенең икенче этабы – финал ярышларында катнашачак 10 шәһәр һәм 10 авыл мәктәбе китапханәсен билгеләде. Финал ярышлары барышында җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучыларны ачыклау максатыннан, 12 нче октябрьдән 23 нче октябрьгә кадәр жюри әгъзалары китапханәләргә барачак.
Республика бәйгесенең читтән торып үткәрелгән беренче этабы барышында тапшырылган материалларны экспертлар түбәндәге төп критерийлар буенча бәяләде:
- белем бирү процессында катнашучыларга мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе;
- норматив-регламентлаштыру документларының, исәп-хисап, отчет документларының, китапханәне үстерү программасының, еллык эш планының булу-булмавы, халәте;
- китапханә фондын оештыру дәрәҗәсе;
- китапханәнең библиографик-белешмә аппаратын оештыру дәрәҗәсе.