Ай ресурсларын ачыклауны һәм аларның авторларын бүләкләүне дәвам итәбез!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Белем.ру порталы кулланучыларыбыздан килгән ресурслар арасыннан иң яхшыларын ачыклауны һәм аларның авторларын бүләкләүне дәвам итә! Әлбәттә, сезнең фикерләргә таянып.
Соңгы айларда килгән ресурслар арасыннан быел кулланучылар "8 нче А сыйныфы (рус төркеме) өчен 2015-2016 нчы уку елына татар теленнән эш программасы"н иң яхшы ресурс буларак сайлап алдылар. Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы юллаган ресурс 32 тавыш җыйды.
Бу айның һәм киләсе айларның җиңүчеләрен махсус сертификаттан кала Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына ике кешелек чакыру билеты да көтә. Бәлки әле киләсе айларда бәйге-акциянең иганәчеләре арта да төшәр?!
Әмма эш бүләктә генә түгел. Иң мөһиме - Белем.ру порталы кысаларында татар телендә белем бирү өчен файдалы һәм сыйфатлы электрон ресурсларны туплау, аларны татар мәгарифен үстерүдә куллану мөмкинлеген булдыру, тәҗрибә уртаклашу.
Ресурсларыгызны порталга урнаштыру өчен "Ресурсларны кабул итү" бүлмәсенә керегез, тиешле кырларны тутырыгыз, беркетеләсе ресурсларны беркетегез һәм безгә юллагыз. Ресурс урнаштыру турында түләүле сертификат та соратырга мөмкин, әлеге түләүләр Белем.ру порталын тагын да яхшырту һәм камилләштерү максатларында тотылачак.