Әгерҗенең Девәтернә мәктәбе укучылары Айтуганов премиясе ала
22 Oct, 2015 Ленар 0
Чыганак:
Бу көннәрдә Әгерҗе районы мәктәпләрендә, мәдәният учакларында, китапханәләрдә Ләбиб Айтугановның тууына 80 яшь тууга багышланган әдәби кичәләр уздырыла: композитор да, шагыйрь дә, артист та, режиссер да, редактор да булган шәхесне олы хөрмәт белән искә алалар.
Әтисенең юбилее көннәрендә Тугызбуйга Ләбибнең бердәнбер кызы – “Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова кайтты һәм Девәтернә мәктәбендә очрашуда катнашты. Биредә мәктәп активистларына, бик яхшы укучыларга Ләбиб Айтуганов премиясен бирү дә матур традициягә әйләнгән. Быел әлеге премиягә 8 нче сыйныф укучысы Илнара Шәяхмәтова һәм 7 нче сыйныфтан Ләйсән Фәррахова лаек булдылар, дип яза “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.