Иртәгә 1 нче номерлы VIII төр мәктәп-интернатта балаларга Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы укылачак
Иртәгә, 29 октябрь көнне, сәгать 11:00дә 1 номерлы мәктәп-интернатта (VIII төр) «Урман иясе көне» үткәреләчәк. «Мавыктыргыч укулар» проекты кысаларында балаларга татар урман иясе турында Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы укылачак. Соңрак кунаклар каршына «тантана сәбәпчесе – урман иясе» чыгып, балаларга табышмаклар әйтәчәк һәм төрле уеннар уйнатачак.
«Счастливые истории» хәйрия фонды оештырган «Мавыктыргыч укулар» проекты кысаларында, китап укучы волонтерлар атна саен коррекцион учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр белән очрашуга йөри.
Балалар белән шөгыльләнгән вакытта, китап укучылар укулар багышланган бер халык бәйрәме турында сөйли. Иллюстрацияләр карау белән беррәттән, балалар татар һәм рус халык традицияләрен дә өйрәнә.
Соңыннан китап укучы яшенә һәм уку программасына туры китереп, сайланган әсәрне балаларга укый. Балалар әсәр турында фикер алыша, әңгәмә кора, бәхәсләшә.
Оештыручылар кунакларны һәм журналистларны 2015 елның 29 октябрендә 11:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Тимирязев урамы, 3 нче йорт адресы буенча 1нче номерлы интернатка көтеп калалар.