Чаллыда Lego балалар технопаркы төзеләчәк
1 Nov, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Lego компаниясе Россиянең 6 шәһәрендә (алар арасында Чаллы да бар) югары технологияле балалар технопарклары төзергә җыена. Алар 2016 елда сафка басачак.
“Яшь профессионаллар” юнәлеше буенча стратегик инициативалар агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, әлеге технопаркларны иң яхшы технологияләр һәм җиһазлар белән дөньяның танылган компанияләре тәэмин итәчәк. Моннан тыш, үзләренең техник җиһазланышы ягыннан аларга тиңнәр булмаячак.
Lego балалар технопарклары иң беренчеләрдән булып Чаллы, Кольцово, Нефтеюганск, Барнаул, Жуковский һәм Мәскәү өлкәсендә ачылачак. 2019 елда Россиядә узачак WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты кысаларында Дания компаниясе һәм Россия агентлыгы арасында рәсми килешүгә кул куелган инде.