Бөтенроссия география диктанты язу акциясенә Казан да кушылды
Кичә Казан федераль университетының төп бинасында Бөтенроссия география диктанты язу акциясе уздырылды. Әлеге акция Рус география җәмгыяте башлангычы белән беренче тапкыр илнең барлык төбәкләрендә оештырылды. Аның кысаларында Россиядә яшәүче һәр кешегә, яше, белеме һәм социаль дәрәҗәсенә карамастан, география буенча белемнәрен тикшереп карау мөмкинлеге булдырылды.
Диктант темасы “Илем – Россия” дип аталды. Биремнәр 25 сораудан гыйбарәт иде. Аларга җавап бирүгә 45 минут вакыт каралган иде.
Казанда Бөтенроссия география диктанты 1 минут тынлык белән башланып китте. Шул рәвешле, акцияне оештыручылар, кунаклар һәм катнашучылар 31 октябрьдә Мисырда Санкт-Петербургка юл алган самолет һәлакәтендә гомере өзелүчеләрне искә алды.
Катнашучыларны КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты географик һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты, Рус георафия җәмгыятенең Татарстан бүлеге географик белем бирү буенча комиссия рәисе урынбасары Светлана Хөснетдинова сәламләде. “Без бүген үзенчәлекле вакыйгада катнашабыз – беренче тапкыр бөтен ил белән география диктанты язабыз. Без мәйданы буенча иң зур ил территориясендә яшибез һәм бүген география өлкәсендә белемнәребезне тикшерәбез”, – диде ул.
Диктант биремнәрен ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов укыды.
Бөтенроссия акциясен уздыруның төп үзенчәлеге – анонимлыкта. Катнашучылар биремнәр һәм җаваплар бланкларында үзләренең чын исемен яки тәхәллүсен күрсәтә алды. Һәр катнашучыга уникаль идентификацион номер тапшырылды, аның ярдәмендә 10 декабрьдә Рус география җәмгыяте сайтында нәтиҗәләреңне белергә була. Диктант язучыларның барысы да белгечләрнең компетентлы бәясен алачак.