44 мең балага прививка ясалган
Казанда гриппка каршы прививка ясау дәвам итә. Вакцинация ясалырга тиешле 55 мең баланың 44 меңенә бүгенге көндә гриппка каршы прививка ясалган инде. Олылар арасында мәҗбүри 245 мең кешегә прививка ясалырга тиеш, бүгенге көндә 94 мең граждан әлеге процедураны үткән. Бу – планның 38 %ы дигән сүз.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев сүзләренчә, Казанда вакцина тулы күләмдә сатып алынган, шунлыктан прививка ясау кампаниясе дәвам итәчәк.
– Без эшне Казанның Мәгариф идарәсе белән берлектә дәвам итәбез, – дип сөйләгән И.Хәлфиев. – Мәктәпләрдә ата-аналар җыелышы үткәрелә. Чарада балаларга гриппка каршы прививка ясалырга кирәклеге турында сөйлиләр. Бу юнәлештә 165 медицина эшчесе җәлеп ителгән”.
Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләренә дә гриппка каршы прививка ясалган, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.