Россиядә укучылар арасында юл йөрү кагыйдәләрен белүгә интернет-олимпиада уздырылачак
9-15 ноябрь көннәрендә мәктәп укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләрен белүгә “Куркынычсыз юл” / “Дорога без опасности” бөтенроссия интернет-олимпиадасы уздырыла. Олимпиада РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, “2013-2020 елларда юл хәрәкәте иминлеген күтәрү” федераль максатлы программасын гамәлгә ашыру кысаларында, юлда укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүнең массакүләм формаларын үстерү, балаларның юлда транспорт һәлакәтләрендә имгәнү, җәрәхәтләнү очракларын профилактикалау, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту йөзеннән үткәрелә.
Олимпиаданы оештыру эшен “Тәрбия процессын оештыручылар берләшмәсе” халыкара иҗтимагый оешмасы гамәлгә ашыра. Бәйгене уздыруның социаль партнеры – “Интеллект будущего” Гомумроссия кече фәннәр академиясе. ford автосалоны сайты да кызыклы мәгълүмат тәкъдим итә.
Олимпиадада РФ субъектларының гомумбелем бирү оешмалары командалары катнаша ала. Команда белән юл хәрәкәте иминлеге тематикасы буенча белем бирүче педагог җитәкчелек итәргә тиеш. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: гомумбелем бирү оешмасы олимпиадада катнашучы буларак 14 яшьтән 17 яшькәчә үсмерләрдән торган 1 генә команданы терки ала.
Олимпиада федераль дәрәҗәдә 1 этапта 9 - 15 ноябрь көннәрендә махсус булдырылган www.дорога.дети сайтында үткәрелә. Анда катнашу өчен команда җитәкчесенә бу сайтта 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр теркәлү зарур.
Барлык катнашучыларга олимпиадада катнашу турында сертификат тапшыру күздә тотыла, дип хәбәр итә “Интеллект будущего” гомумроссия кече фәннәр академиясе.