Мөмкинлеклөре чикләнгән балаларны укытуда дистанцион технологияләр куллану
Күптән түгел Мәгариф өлкәсендә мәгълүмати–методик тәэмин ителү һәм күзәтү республика үзәгендә нәкъ шушы исем астында семинар–киңәшмә узды. Әлеге чара махсус инвалид–балаларга өй шартларында белем бирүче мәгариф хезмәткәрләренә һәм республикабызның махсус компьюетрлаштырылган җиһазлар алучы 30 мәгариф оешмасы җитәкчеләре өчен оештырылган иде.
Семинарда катнашучылар алдында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногыманова да чыгыш ясады.
Очрашуда “Татарстан Республикасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәгълүмати белем бирү мөхитен үстерү” исемле проектны тормышка ашыру, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укытуда Apple технологиясен куллану мәсьәләләре каралган. Шулай ук мондый балаларны укыту эшен оештыруда Мәктәпара методик үзәге роле проблемасын да игътибарсыз калдырмаганнар.