Тинчурин театры сәхнәсендә балалар өчен «Әкият китабы» спектакленең премьерасы
8 ноябрь, 12.00 сәгатьтә, Тинчурин театры сәхнәсендә балалар өчен «Әкият китабы» спектакленең премьерасы булачак.
Әкиятнең авторы - Шамил Фәрхетдинов күп кенә драматургия әсәрләре авторы. Алар арасында балалар өчен язылганнары да шактый. Аның «Алтын алма,» «Мыгырдык», «Саламторхан яки бәхет гөле», «Шүрәле-online», «Али баба һәм өч карак» спектакльләре Тинчурин театрында куелды.
Спектакльнең режиссеры - Зөлфәт Закиров. 2008 елда Казан театр училищесын, 2012 елда Россия театр сәнгате университетын (ГИТИС) тәмамлаган яшь артист өчен әлеге спектакль режиссура өлкәсендә беренче эше булып тора. Зөлфәт спектакльне, остазы, театрның баш режиссеры, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, әлеге әкиятнең куелыш җитәкчесе Рәшит Заһидуллин белән бергә чыгара.
Спектакльдә Рөстәм Гайзуллин, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Илнур Байназаров һәм театр коллективына быел гына килеп кушылган, яшь артистларыбыз Айсылу Мөсәлләмова, Диләрә Фәттәхова һәм Салават Хәбибуллиннар катнашалар.
Спектакль 1 сәгать 10 минут дәвам итә.
Элемтә өчен: Рузалия Тимербаева, К.Тинчурин театрының матбугат үзәге. Тел.: 89274138206, e-mail:ruzaliyagaziz@gmail.com