Татар теле дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин мирасын куллану
Без, укытучылар, иң беренче чиратта әхлакый тәрбиягә игътибар итәргә тиешбез. “Укытучы – гыйлем өйрәтүче, дәрес укытучы һәм балаларның җаннарын тәрбияләүче дип атала”, – дип язып калдырган Ризаэддин Фәхреддин. Остазыбыз безгә шундый зур вазифа йөкләгән. “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия –иң кирәкле бер эш булачактыр...”, – ди галим. Шуңа күрә укучыларыбызга дөньяви белем бирү белән бергә, аларны зыялы, әхлаклы шәхес итеп тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Һәр дәрес шушы максатны күздә тотып оештырылырга тиеш. Камил шәхес тәрбияләүдә безгә Р.Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләре ярдәмгә килә дә инде. Укучыларга тәрбия бирүдә галимнең “Нәсыйхәт”, “Тәрбияле бала” китаплары – минем өстәл китапларым. Бу җыентыкта тупланган педагогик хезмәтләр бүген дә актуаль. Мин аларны әдәбият дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә генә түгел, ә татар теле дәресләрендә дә бик теләп файдаланам.
IX cыйныф укучылары белән БРТ га әзерләнгәндә дә, Р. Фәхреддин хезмәтләрен куллану зур нәтиҗәләр бирә. Галимнең күп кенә әсәрләрен тест сораулары төзү һәм сочинение язу өчен файдаланам. Мин текстка мисалларны сайлаганда, Р. Фәхреддиннең “Тәрбияле бала”, Шәкертлек әдәбе”, “Тәрбияле ана” хезмәтләренә мөрәҗәгать итәм. Текст белән эшләү барышында укучы элеге үгет-нәсыйхәтләрне кат-кат күңеле аша үткәрә, бөек галимнең киңәшләренә колак сала, үз-үзен тәрбияли. Р.Фәхреддин хезмәтләренә нигезләнеп төзелгән, А, В, С өлешләреннән торган тест биремнәрен татар теле укытучыларына тәкъдим итәсем килә. Эш тәҗрибәләрендә алар да кулланырлар дип ышанам.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар теле дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин мирасын куллану (тест) | 87 KB |