Милли китапханәдә “Татарстан: тарих битләре" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли
18 Nov, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
18-19 ноябрьдә Казанда Россия Милли китапханәсе көннәре уза. Әлеге чара ТР Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән оештырылды.
Татарстанның Милли китапханәсендә уздырылучы Россия Милли китапханәсе көннәре кысаларында “Татарстан: тарих битләре" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Анда Россия Милли китапханәсе фондыннан материаллар урын алачак. Шулай ук Россия Милли китапханәсе электрон ресурсларын тәкъдир итү, китапһәм кулъязмаларны саклауга багышланган лекция, аерым тема буенча семинар да уздырыла. Чаралар ТР Милли китапханәсе базасында үтә.