Уку йортларына кергәндә медальләргә генә түгел, ГТО билгесенә дә игътибар итәчәкләр
Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга керү тәртибен раслады. Нәкъ менә бу документ илнең һәр университеты кагыйдәләре өчен нигез булып торачак. Башка еллар белән чагыштырганда, 2016-2017 уку елында яңалыклар да кертелә. Мәсәлән, киләсе елдан “5”леләрдән торган аттестат һәм алтын медаль генә түгел, урта һөнәри белем турындагы диплом, ГТОның алтын билгесе (ДАНАБОЛ КУПИТЬ), көмеш медаль, хәтта мәктәптәге уңышлар да исәпкә алыначак.
Шәхси уңышлар өчен хәзер өстәмә рәвештә 10 балл алып булачак. Элек мондый казанышлар өчен 20 балл “бүләк итәләр” иде. Шунысы да кызык: колледж һәм техникум тәмамлаган студентларны вузга кергәндә, БДИ бирергә мәҗбүр итмәячәкләр. Алар өчен гадәти вуз имтиханнары сакланып калачак. Шунысы да бар: әгәр профессиональ училищены тәмамлаган кеше вузга үз юнәлеше буенча керә икән, бу очракта ул мәктәп предметларын түгел, ә үз белгечлеге имтиханнарын тапшырырга тиеш була.
Башка пунктларда абитуриентларны кабул итү кагыйдәләре үзгәрми диярлек. Шулай ук, документларны, элеккечә, һәрберсендә өч юнәлешкә биреп булачак. Ташламага ия категорияләргә квоталар карала.
Белгечләр шуны да билгели: әйтеп узылган уңышлардан тыш, олимпиадада җиңгән абитуриентларга да өстенлек биреләчәк. Мәсәлән, мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләре беренче чиратта һәм имтиханнарсыз кабул ителә. Бу закон белән ныгытылган. Башка олимпиадалар берничә дәрәҗәгә бүленгән, дип хәбәр итә “Российская газета”.