Тагын бер балалар бакчасы ачылды
20 Nov, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Казанның Совет районында "Филиппок" дип исемләнгән балалар бакчасы ачылды.
Яңа бакча музыка, театр һәм хореография студияләре белән җиһазландырылган. Ачылыш тантанасында күп санлы рәсми кунаклар арасында Казан мэры Илсур Метшин да булган. "Совет районы – Казанның халык күп яшәгән урыннарының берсе. Шуңа да биредә балалар бакчасы ачу – барыбыз өчен дә мөһим чара. Балалар, бакчага йөреп, үз сәләтләрен ачу мөмкинлегенә ия икән, бу – зур куаныч", – дип белдергән шәһәр башлыгы.
Ике катлы балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән, биредә 13 төркем эшлиячәк. Шуларның өчесе (нибары 23%) татар телендә тәрбия бирә. Алга таба ике логопедия төркеме дә ачылачак, дип көтелә.