Татарстанның халык артисты Баһманов Ирек Вәли улы вафат
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләр Академия театры тирән кайгы кичерә. Бүген, 23 ноябрь көнне, милли театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шәхес, Татарстанның халык артисты Баһманов Ирек Вәли улы вафат булды.
Хушлашу иртәгә - 24 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Г.Камал театрында узачак.
Белешмә өчен:
Артист. 1932 елның 6 гыйнварында Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туа. 1951-1954 елларда — Төньяк флотта диңгезче, 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Республика күчмә театрында эшли башлый. 1964 елдан — Татар академия театрында.
Рольләре:
Фәйзулла — «Яшь йөрәкләр» Ф.Бурнаш
Әлибәк, Җантай — «Гүзәлем Әсәл»
Гатбаев — «Ахырзаман» Ч.Айтматов
Каюм — «Шамил Усманов» А.Гыйләҗев, А.Яхин
Мишка — «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
Мөәзин — «Казан сөлгесе» К.Тинчурин
Новожилов — «Бер төн» Б.Горбатов
Инсаф — «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Рисположенский — «Агай-эне ак мыек» А.Островский
Хименес — «Канлы күләгәләр» Г.Боровик
Мостаев — «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин
Искәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
Саттар — «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
Бариев — «Вөҗдан газабы» Т.Миңнуллин
Фәһим — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Рафис — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Алексей — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
Шәйхерази — «Өч аршын җир» А.Гыйләҗев
Марат — «Эңгер-меңгер» А.Гыйләҗев
Сәгыйть — «Бәхетсез егет» Г.Камал
Ахун — «Хуҗа Насретдин» Н.Исәнбәт
Валера — «Мирас» Г.Каюм
Василий Павлович — «Боз астында дулкын» Ә.-Т.Рахманкулов
Аксәет — «Идегәй» Ю.Сафиуллин