Татарстанда “Россия студентлар язы” өчен яңа стиль эзлиләр
Татарстанда “Россия студентлар язы” Бөтенроссия фестиваленә имидж стилендәге элементлар әзерләүгә конкурс игълан ителә. Катнашучыларга масштаблы яшьләр чарасы өчен логотип, персонаж-талисман һәм фестивальгә гомуми график образ уйлап табарга кирәк булачак. Конкурста шәхси катнашучылар да, командалар да катнаша ала. Җиңүчегә 30 мең сум күләмендә приз тапшырылачак, шулай ук ул киләсе елда Татарстанда узачак фестивальгә чакырыла.
Конкурсантларның эшен бәяләгәндә, эшләрнең уникальлеге һәм имидж стилендәге элементның таныла алуы да исәпкә алыначак. Логотипның бербөтен элементтан торуы, төсләр гаммасының якты булуы сорала. Төп шарт – яңа элементлар ясаганда, “Россия студентлар язы” программасының гамәлдәге логотибын кулланырга кирәк.
Конкурста катнашырга теләүчеләр гаризаларны һәм үзләренең проектларын ligatatarstan@gmail.com электрон почтасына 2015 елның 30 декабренә кадәр “Конкурс логотипов РСВ” тамгасы куеп җибәрә алалар.