"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең өченче викторинасы җиңүчеләрен котлыйбыз!
Хөрмәтле татар әдәбиятын һәм мәдәниятен сөючеләр!
"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе ай саен күбрәк кулланучыларны үзенә җәлеп итә башлады. Бәйгенең мәгълүмати иганәчеләре дә артты. "Интертат" агентлыгы белән без инде күптәннән хезмәттәшлек итәбез. "Матбугат.ру" сайты да әлеге бәйгене бу айда игътибарсыз калдырмады. Бәйге турында мәгълүматны халыкка ирештерү эшенә татар радиолары - "Болгар радиосы" белән "Тәртип FM" да кушылдылар. Шуңа күрә дә, җиңүчеләрне таныштырыр алдыннан бәйгене популярлаштырырга ярдәм иткән мәгълүмати иганәчеләребезгә барлык оештыручылар исеменнән зур рәхмәт белдерәсем килә. Киләчәктә дә шулай матур итеп хезмәттәшлек итәргә, файдалы татар проектларын тагын да зуррак үрләргә күтәрергә язсын!
Инде викторина нәтиҗәләренә күчик. Чыннан да, бу айда викторинада катнашучылар саны шактый артты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Милли мәгариф идарәсенең Төбәкара хезмәттәшлек секторы әлеге бәйге турында мәгълүматны Россиянең барлык төбәкләренә дә ирештергән иде. Һәм Пермь крае Орда районыннан Рәйхан ханым Габдушева викторина сорауларының 73 процентына дөрес җавап биреп көннең шактый өлешенең лидеры булып торды. Без инде беренчелекне Пермь краена җибәрергә дә планлаштырып торган идек.
Әмма кичке якта викторинада катнашучылар саны шактый артты һәм яңа җиңүчеләр барлыкка килде. Викторинада катнашкан бары тик 3 кеше генә танылган рәссам һәм сынчы-монументалист Илдар Хановның тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге белән аз таныш иде, калган барлык катнашучылар тестны яхшы үттеләр. Һәм бары тик 5 катнашучы гына викторинада 80%тан артык балл җыя алды.
Сорауларга 12 минут 51 секунд эчендә 90% дөрес җавап биреп беренчелекне озак еллар Әгерҗе районында мәгариф структурасында уңышлы эшләп алган (безнең Габдулла Тукайга багышланган бәйгебездә дә уңышлы катнашкан), хәзерге вакытта Казан шәһәрендә эшләүче Гөлшат Ситдикова яулады. Аны чын күңелдән әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм бәйгенең финалында көтеп калабыз!
Икенче урынны алучы катнашучыбыз викторинаны шактый тиз үтте - нибары 5 минут 32 секунд эчендә сорауларның 85%-ына дөрес җавап бирде. Артык ашыкмыйча җавап бирсә, бәлки беренчелекне дә алган булыр иде. Әлеге кулланучының порталда псевдонимы - Муллаян, үзе турында профилендә мәгълүматны тутырырга оныткан. Бу юлы аны викторинабызда 2 нче урын алган финалист дип саныйбыз, әмма киләсе викториналарда профильләрен тутырмаган кулланучыларны без урап узарга уйлыйбыз (җиңсәләр дә, җиңүчеләр рәтенә кертелмәячәкләр!).
Викторинада 3 кеше 80% балл җыйды. Шунысы кызык, бер кулланучы викторина сорауларына 6 сәгать дәвамында җавап эзләгән. Киләсе викторинада без моңа да игътибар бирергә булдык. Викторина сорауларына 1 сәгатьтән артык җавап эзләгән очракта, әлеге нәтиҗәләр исәпкә алынмаячак. Өченче урынны без шуңа күрә дә Мостафина Әлфиягә бирәбез, ул викторинаны 3 минут 55 секундта узган һәм 80% балл җыйган. Бу инде кулланучының әзерлеге югары икәнен күрсәтә. Шуңа күрә дә без кулланучыларыбызга ай шәхесе турында алдан ук мәгълүматлар эзләргә, викторинага әзерләнергә, җавапларны викторина узган көнне генә эзләп утырмаска тәкъдим итәбез.
Әлфия ханым, сезнең дә профильдә мәгълүмат ахырына кадәр тутырылмаган, ә электрон почта адресыгыз инде гамәлдә түгел, шуңа да Сезнең белән элемтәгә кереп булмады. Нәтиҗәдә, Сезгә финал бәйгесендә сертификат тапшыра алмавыбыз мөмкин. :(
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!
Чәршәмбе көнне (2 нче декабрь) сезгә декабрь ае әдибен тәкъдим итәчәкбез. Декабрь ае дәвамында әлеге әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән танышырга кирәк булачак, ә 30 нчы декабрь көнне (31 нче декабрь - бәйрәм) чираттагы викторина яңа җиңүчеләрне билгеләр.
Татар әдәбияты, татар классиклары әсәрләре, мәшһүр әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксынып яшәгез! Татар әдәбияты ул бик бай һәм хөрмәткә лаек!
Сезне көн дә порталыбызда көтеп калабыз, безнең яңалыклардан хәбәрдар булып торыгыз!
Ихтирам белән, Татнетны үстерү фонды директоры, Белем.ру порталы җитәкчесе Раил Гатауллин