Татарстан башкаласында “Талантларны ачу” форумы була
8 Dec, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Казанда 17-19 декабрьдә “Талантларны ачу” форумы үткәрелә. Ул берничә мәйданчыкта эшләячәк. Форумда экспертлар яшьләр тарафыннан тәкъдим ителгән иң яхшы алымнар һәм проектлар буенча фикер алышып, аларны анализлаячак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Форум катнашучылары – Россия төбәкләреннән, алдынгы компанияләр җитәкчеләре һәм экспертлар. Форум кысаларында төрле тренинглар һм пленар утырышлар узачак, эшмәкәрлек иҗаты мәйданы эшләячәк.
Форумда катнашу өчен заявкалар 10 декабрьгә кадәр кабул ителә.