9 нчы декабрь - Хәсән Туфан туган көн!
Хөрмәтле кулланучылар!
Иртәгә, 9 нчы декабрь көнне, татар халкы мәшһүр шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 115 елны билгеләп үтә.
Әлбәттә, шагыйрьнең тормыш юлы белән дә, иҗаты белән дә танышу мөмкинлеге бик зур. Без аның күп кенә шигырьләрен мәктәптә дә өйрәнәбез.
Әмма үз халкыңның Хәсән Туфан кебек мәшһүр шәхесләрен тагын да якынрак белү кирәк. "Әдәби җәүһәрләр" I россиякүләм бәйгесе нәкъ менә шул максаттан үткәрелә дә инде. Ай дәвамында татар шәхесенең тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтен танышырга, ә айның соңгы бер көнендә викторинада катнашырга мөмкин. Декабрь ае викторинасы татар шагыйре Хәсән Туфанга багышланган, ул 30 декабрь көнне үткәреләчәк.
Шагыйрьнең туган көне алдыннан без порталның Ресурслар бүлегендә аның турында ресурсларга сылтамалар урнаштырырга булдык. Әлбәттә, мәгълүмат күп, аларның барысын да бер биттә генә урнаштырып бетерү мөмкин эш түгел. Республикабызның бай китапханәләре шагыйрьнең шактый әсәрләрен үз эченә алган. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән нәкъ менә китапханәгә кереп тә танышырга мөмкин.
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасында катнашырга теләгән кулланучыларыбызның барысына да уңышлар теләп калабыз, мәшһүр шагыйребез Хәсән Туфанны якыннан белик, аның исемен еллар үтү белән югалмасын иде.