Киләчәк буынга - юллама
10 Dec, 2015 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
“ЭКОлидер” бәйгесендә җиңүчеләр “Үзебезгә үткәннән” акциясе кысаларында киләсе буынга юллама җибәрде. Кәгазьдән ясалган имән һәм каен яфракларында язылган теләкләр, үгет-нәсихәт һәм сораулар киләчәк агачына беркетелде.
Менә юлламаларның кайберләре:
- “Өлкән буыннан табигатьне моңа кадәр булганыннан яхшырак хәлдә калдыруларын таләп итегез!”
- “Сез исән-саумы?”
- “Җитештерү предприятиеләре экологиягә зыян китерми торган, чәчәк атучы җәмгыятьтә яшисем килә”
- “Киләсе ел турында уйласаң – көнбагыш чәч, 20 ел алдагысын уңласаң – агач утырт, ә инде 100 ел алдагысын уйласаң - әлеге агачны саклаячак кеше тәрбиялә”.
Акциядә “ЭКОлидер” чарасына килгән кунакларның барысы да катнашты. Алар арасында республиканың эре предприятиеләре, мәгариф һәм иҗтимагый оешмалар, авыл җирлеге вәкилләре, журналистлар һәм экология хәрәкәте волонтерлары бар иде. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та үз юлламасын һәм култамгасын калдырды.
Акцияне “Ялкын” һәм “Идел” журналларының хәбәрчеләре оештырды.